«Китап десанты»: танып-белү уен программасы (0+)

14 июль көнне 5 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Әллүки» балалар бакчасы территориясенә «Китап десанты»н төшерүне оештырды. Бу көнне мәйданчыкта нәниләр өчен танып-белү уен программасы әзерләнгән иде. 

Книжный десант
IMG_1751
IMG_1771
IMG_1733
IMG_1802
IMG_1804
IMG_1806

Балалар язучы К.И.Чуковскийның «Мойдодыр», Алан Милнның «Винни-Пух и все, все, все» әсәрләреннән танылган һәм һәрберебез яраткан китап геройларын искә төшерде. Яраткан персонажлары турында табышмаклар чиштеләр һәм «Чисталык сөюче», «Ишәк Иа-Иага койрыгын табарга ярдәм ит» уеннарында катнаштылар. Балалар язучысы Борис Заходерның «Дырки в сыре» шигыре аша нәни чаллылылар гыйбрәтле бер вакыйга турында белде һәм ул балалар һәм тәрбиячеләр өчен «Каргага кадәр йөгереп барып җит» дигәзн күңелле уен белән дәвам итте.  Китап десанты белән бергә уйнап, балалар китап геройлары дөньясына сәяхәт итте һәм әти-әниләре белән китапханәгә килергә чакыру алды. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: